Минзәлә
  • Рус Тат
  • Сабанда сайрашмасаң - ындырда ыңгырашырсың

    Язгы кыр эшләрендә “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре әйдәп баралар. Аларда күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны өстәмә тукландыру, тырмалау төгәлләнде, дым каплату 41,4 процентта башкарылды.

     Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә районыбыз хуҗалыкларында көзге культуралар-5600, күпьеллык үләннәр-3900 гектарда өстәмә сый алган, шулай ук көзге чәчүлекләр-3600, күпьеллык үләннәр-4200 гектарда тырмаланган, дым каплату 8100 гектарда башкарылган.  Язгы чәчү өчен  орлыкның  1620 тоннасы  инкрустацияләнгән.  “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 100 гектарда гәрчич чәчтеләр. Шулай ук Заиковский хуҗалыгы механизаторлары көнне-төнгә ялгап эшләп күпьеллык үләннәрне тукландыруны тәмамладылар, көзге культураларны өстәмә тукландыруны-50, күпьеллык үләннәрне тырмалауны-41,4, көзге культураларны тырмалауны 20 процентта, дым каплатуны 23,7 процентка башкардылар. Әле яңа гына оешкан “Мөслим-Август” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе механизаторлары көзге культураларны 680 гектарда өстәмә тукландырдылар, көзге культуралар тырмалауны 515 гектарда башкардылар, 2730 гектарда дым каплаттылар.   

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: