Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үсемлекләрне тәрбияләү дәвам итә

Барысы 33040 гектар сабан культуралары чәчелде.

Техник культуралардан рапс-5205, җитен-100, шикәр чөгендере-4227,  май өчен киндер-440, гәрчич-366, силос өчен кукуруз бер мең гектарга якын чәчелде. Шулай ук берьеллык үләннәр һәм азык катнашмасы 2425 гектарда җир куенына иңдерелде. Районыбызның “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы игенчеләре көзге бодайны яфрак аша ике мәртәбә тукландырдылар. Бу хуҗалык исә 5258 гектарда арпа басуларында тукландыруны төгәлләү алдында тора. Шулай ук “Калморза” “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Август” команиясенең Минхзлә ОСПсы, “Заиковский” хуҗалыгы игенчеләре дә үсемлекләрне тукландыруны дәвам итәләр. Иген басулары үсемлекләре тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыккач тырмалана. Районыбызның фермер хуҗалыклары үсемлекләрне тәрбияләү, корткычларга, чүп үләннәренә  каршы эшкәртү эшләренә керештеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X