Минзәлә
  • Рус Тат
  • Сәфәр артистлары Минзәлә тамашачысына ике сәгатьлек әхлак сабагы бирде

    Чыннан да Сәфәр халык театры куйган "Әниемнең ак күлмәге"спектаклен шулай дип атасаң дөрес булыр сыман.

    Шәриф Хөсәенов әсәрен сәхнәгә Нур Хөсәенов куйган.Аны Минзәлә тамашачасы театр артисты буларак белә.Соңгы елларда ул Актаныш районында мулла вазыйфасын башкара.Әмма театр канында.Менә ничә еллар инде Актаныш халык театрларына спектакльләр куярга булыша.Быел хәтта ике-Кормаш һәм Сәфәр авыллары театр яратучыларны бәхетле итте.Сәфәр коллективы Актанышта беренче булды инде.Сүз дә юк,"Идел-йорт" кысаларында Минзәлә зонасында беренче булып Казанда чыгыш ясаячагына шик юк.
    Хәлемнән килсә бу спектакльне барлык дәрәҗәдәге чиновникларга,депутатларга күрсәтер идем.Керем турындагы Декларация тикшергән кебек.Таркала башлаган әхлагыбызның кай тирәдә икәнен чамалау өчен бик әйбәт әсәр.Актаныш артистлары аны бик әйбәт уйнап күрсәттеләр.Афәрин!!!

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: