Минзәлә
  • Рус Тат
  • Шимбә көнне 1000гектарга якын игеннәр суктырып алынды

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 4963 гектарда игеннәр суктырылган, бу планлаштырылган мәйданның 10,4 проценты дигән сүз.

    Шуның эченнән арыш-973, арпа- 803, борчак-300, көзге бодай 2887 гектарда җыеп алынган. Барлыгы 21712 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 43,7 центнер тәшкил итә.   Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 200 тонна салам төргәкләргә төрелгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: