Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Школьный” скверын төзекләндерү эшләре ахырына якынлашты

“Школьный” скверы “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы буенча төзекләндерелә.

 (Минзәлә, 23 октябрь, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев җаваплы оешмалар җитәкчеләре катнашында капремонт барган мөһим социаль объектлардагы эш барышы белән танышуын “Школьный” скверыннан башлады.

Скверда яктырткычлар урнаштыру эше төгәлләнгән, иң түрдә амфитеатр ясап куелган, эскәмияләр урнаштырылган. Яшелләндерү буенча күп эш башкарылган: куаклар утыртылган, МАФлар  урнаштырылган.

Скверның пространствосы төрле функциональ зоналарга бүленгән: яшел зона да, ял итү зонасы да, җәяүлеләр зонасы да булачак.  Хәзер биредә шушы зоналарда эшләр бара. Бер төркем эшчеләр декоратив навес, сукмаклар ясау белән мәшгуль.

–Территорияне тәртипкә китереп, җыештырып чыгарга кирәк, киләсе атнада чәршәмбе өмә үткәрергә планлаштырабыз, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров.

Подрядчы оешма җитәкчелегенә “сыйфатлы башкарылсын, эш темпын арттырырга” дип сыйфатка игътибар юнәлтергә кирәклеге искәртелде. Объектта эшләрне тизләтеп, бер атна эчендә төгәлләү бурычы йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев