Минзәлә
  • Рус Тат
  • Шәһәрне матурлаучылар

    Күңелләре матур кешеләр чәчәк үстерергә яраталар. “Чиста шәһәр” оешмасында эшләүчеләр моны яхшы аңлыйлар. Шәһәр үзәге елның-елында матур чәчәкләргә күмелә.

    (Минзәлә, Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”) Биредә чәчәкләрне тәрбияли, карый белүчеләр эшлиләр.  Алар тәрбияләгән чәчәк клумбаларында һәрвакыт чисталык, тәртип хөкем сөрә. Галина Бәхтиева белән Светлана Әмирханова Чаллы шәһәреннән Бикбау авылына йортлар сатып алып күчеп кайтканнар. Авылга күченеп кайтканчы Галина 30 ел трамвай йөрткән, ә Светлана “КамАЗ” зводының кою цехында электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач Чаллы шәһәрендәге фатирларын сатып, авылда өй алганнар.Үз өйләре белән торганлыктан ихаталарында да төрле чәчәкләр үстерәбез, ди алар.

    - Үсентеләрне ничек чәчеп, җиргә кайчан утырту буенча үз серләребез бар.  Без ел саен шәһәр үзәген  зәвыклырак итеп бизәргә тырышабыз. Монда эшкә чакыргач без бик теләп килдек. Чәчәкләр матур булып үссен өчен чүпләрен утыйбыз, шиңгән чәчәкләрне өзәбез, өзгән саен чәчәкләре  күбәя генә, куелана гына,-ди алар.   

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: