Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шундый ансамбльләр булганда авыллар яшәячәк әле

Минзәлә уку йортларында укучыларга эш җитәрлек Авыл хуҗалыгы техникумы бинасында райондагы уку йортларында белем алучы яшьләр белән очрашу үтте.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Очрашуга район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев катнашты.
Райондагы студент яшьләр лидеры Марина Абышева яшьләр тормышының үзенчәлекләре хакында сөйләде.
Бүгенге көндә техникумда укучылар практиканы Бекон җәмгыятендә, медиклар үзәк хастаханәдә, ә булачак педогоглар район мәгариф учрежденияләрендә яңа программаны тормышка ашыруда катнашалар.
Бекон җәмгыяте вәкиле практика үтүче студентларга бик яхшы хезмәт хакы түли, даими эшкә урнашучы төрле һөнәр ияләренә кимендә 30 мең сум хезмәт хакы түләнәчәк.
Район башлыгы Айдар Салахов балаларны һөнәргә өйрәтүне балалар бакчаларыннан ук башларга, ә профориентацияне җиденче класстан башларга кирәклеген искә төшерде. Алдагы район Советы утырышында Мәгариф өлкәсендә булачак үзгәрешләр планын кабул иткәндә профориентация истә тотылачак.
Азат Хамаев үз чыгышында республиканың социаль- икътисади үсешендә ил күләмендә кабул ителгән милли программаларның өлеше, шәһәр, авылларда яңа объектлар төзү, төзекләндерү эшләрендә актив катнашырга иде дигән теләкләрен җиткерде. Яшьләр белән очрашуда күтәрелгән башка темалар хакында газета битләреннән, Инстаграмм дагы видеодан карап белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев