Минзәлә
  • Рус Тат
  • Шушы юнәлештә көн дә эшлибез

    Табигатьтә начар һава торышы юк, дисәләр дә, кайчакта һава торышы үзенең көйсезлеген күрсәтеп ала.

    Хәтта кешелекнең аңа каршы тора алмаганлыгын сиздереп ала. Суык көннәр башланып, ак карлар явып үткәннән соң, көннәрнең бер суытып, бер җылытып җибәрүе дә кешеләргә бик күп кыенлыклар тудыра. Аяк асты кар яисә боз белән каплангач, автомобильләрдә генә түгел, җәяүлеләргә дә йөрергә авырлаша. Өстәвенә, юллар, тротуарлар вакытында чистартылып тормаса, моңа җаваплы службалар өлгереп җитмәсә. Социаль челтәрләрдә дә шушы хакта комментарийлар күренә башлады. Менә аның чираттагысы:

    “Шәһәр җитәкчелегенә, Чиста шәһәр, Идарәче компания җитәкчелегенә үтенечебез:тротуарлар шугалак хасил булды. Бигрәк тә Гурьянов урамындагы хастаханә буенда.. Тротуар боздан гына тора, йөрергә уңайсыз. Шәһәрдә мондый урыннар бик күп.әйтик, 1 нче урта мәктәптән башлап Ленин урамына кадәрге җәяүлеләр сукмагы. Чара күрегезче, зинһар”.

    Әлеге комментарийның эчтәлеге белән без шәһәр юлларын, тротуарларны  чистартып, карап торуга җаваплы оешманың –“Чиста шәһәр”МУП директоры Виталий Рубцовны таныштырдык. Комментарий калдыручы күтәргән мәсьәлә буенча нинди чаралар күрүләре турында җавап бирүләрен үтендек. Мондый җавап алдык:

    –Тротуарларда гына түгел, бөтен тирә-юньдә дә боз. Тротуарларны боздан арындыру өчен шушы юнәлештә көн дә эш алып барыла. Комментарийда күрсәтелгән участокларда 0,2 кубометр күләмендә реагентлар сибеп чыгылды. Әлеге эшне башкаруда 4 кеше катнашты. Әгәр без күреп өлгерә алмаган участоклар була икән, бу хакта безгә хәбәр итегез, шунда ук эшчеләрне җибәреп, чара күрербез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: