Минзәлә
  • Рус Тат
  • Скверда эш кайный

    Бүгенге көндә районда төзелеш барган стратегик объектларның берсе сквер.

    (Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ") Биредә әлегә республика программасына кергән эшләр башланды.Атналык эш темпын контрольдә тоту өчен район башлыгы бу объектта да булды.Әлеге территория тирәсендә өч белем бирү учреждениясе урнашкан.

    Айдар Салахов:

    -Хөрмәтле җитәкчеләр әлеге территориядәге һәр объект сезнең укучылар,студентлар өчен куела.Шуңа сездән җәмәгать контроле алып баруны сорыйм.

    Медицина колледжы һәм беренче мәктәп җитәкчеләре Люция Хираҗева белән Ольга Ильина әлеге тәкъдим белән ризалаштылар.Берочтан үз учрежденияләренең фасадларын тәртипкә китерергә ышандырдылар.Объектта исә көн өч дистәләп кеше эшли,Динамика күзгә күренеп тора.Уку елы башлангач биредә яшүсмерләргә вакыт үткәрү өчен менә дигән урын булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: