Минзәлә
  • Рус Тат
  • Талпан белән кинәт очрашсаң…

    Табигать белән бергә талпаннар да йокысыннан уяна. Язын-җәен күпләрнең урманга барырга котлары очып тора. Урман бете белән куркыталар. Сәбәбе дә җитди. Талпаннан кешегә энцефалит һәм боррелиоз кебек куркыныч авырулар күчәргә мөмкин.

    (Минзәлә, 30 июнь, “Минзәлә-информ”, Чулпан Шафикова). Үзегездә тәнгә кадалган талпан тапсагыз, иң беренче чиратта тынычланыгыз. Бу очракта салкын акыл белән эш итәргә кирәк. Бу  хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев сөйли:

    "Тәндә талпан табылса, аны бетерү һәм тикшеренүгә җибәрү өчен кичекмәстән якындагы травматология пунктына яки амбулатор-поликлиника учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпан тикшеренүе үткәрү мөмкин булмаса, кортка каршы иммуноглобулин кертү зарур.

    Талпан тешләгәннән соң бер ай дәвамында үз сәламәтлегеңнең торышын игътибар белән күзәтергә - көн саен тән температурасын ике тапкыр үлчәргә, тире капламнарын карарга кирәк. Температура күтәрелсә, талпан тешләгән урында яки тәннең теләсә кайсы башка участогында кызыллык барлыкка килсә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул ук вакытта, беренче эш итеп, медицина хезмәткәренә талпан тешләү факты турында хәбәр итәргә кирәк.»

    Минзәлә районында талпанны тәннән чыгары һәм урман бете йогышын махсус профилактикалау буенча медицина хезмәтләре кайда күрсәтелә? «Минзәлә РҮХ», Минзәлә шәһәре, Гурьянов ур., 98 йорт, кабул итү сәгатьләре Дүшәмбе-Җомга 8.00-15.00.30, телефон 885555 3-12-48, ял көннәрендә һәм төнлә кабул итү-диагностика бүлеге 88555 3-12-49.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: