Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Татар кызы– 2015” исеменә лаек булу өчен көрәш башланды

Menzela.ru сайтын ешрак керегез, чөнки бәйге барышы хакында алга таба да яктыртып барачакбыз. "Татар кызы-2015" исеменә кайсы уку йорты кызы лаек булыр соң? Моның өчен көрәш бара. Шул ук вакытта үзебезнең урта махсус уку йортларыннан катнашучы кызларыбыз - Регина Гардисламова, Алия Сәрварова, Алия Асылмәрдановалар өчен дә җан атарга һәм редакциянең...

Menzela.ru сайтын ешрак керегез, чөнки бәйге барышы хакында алга таба да яктыртып барачакбыз. "Татар кызы-2015" исеменә кайсы уку йорты кызы лаек булыр соң? Моның өчен көрәш бара. Шул ук вакытта үзебезнең урта махсус уку йортларыннан катнашучы кызларыбыз - Регина Гардисламова, Алия Сәрварова, Алия Асылмәрдановалар өчен дә җан атарга һәм редакциянең махсус призына лаек булу өчен тавыш бирергә онытмагыз!

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә "Татар кызы - 2015" бәйгесе башланды. Татарстаныбызның 36 урта махсус уку йортларыннан килгән татар кызлары бүген "Татар кызы- ил күгенең йолдызы" дип аталган визит карточкасында үзләрен төрле әсәрләрдәге героинялар рәвешендә тәкъдим иттеләр. Конкурсантларның күбесе үзләрен Галиябану, Хәят, Миңнекамал, Гөлфинә ("Әниләр һәм бәбиләр") образларында гәүдәләндерделәр. Шулай ук сәхнә түрендә сирәк уйнала, ләкин бик зур хөрмәткә һәм игътибарга лаек булган Мәгүбә Сыртланова, Г.Тукайның сөйгән яры Зәйтүнә һәм Бөек Ватан сугышында ару-талуны белми хезмәт куйган көчле Совет хатын-кызларын үзләренә үрнәк итеп алган кызлар да бар иде.

Икенче этапта исә татар кызларын "Күп укыган - күп белер" бәйгесендә аң-белем ягыннан сынадылар. Компьютер артына утырып, татар теле, әдәбияты һәм татар халкының күренекле хатын-кызларына бәйләп төзелгән 100 сораудан торган тестны узарга кирәк булды.

Беренче көн биремнәрен югары балларга тапшырган 11 конкурсант иртәгә үзләрен "Серле сандык", уңган хуҗабикә, үзешчән сәнгать бәйгеләрендә сынап караячак. Гомуми нәтиҗәләр буенча көн ахырында бар яктан да уңган һәм булан татар кызы ачыклана.

Фотолар

Не забываем голосовать

Выбираем самую достойную из участниц республиканского конкурса «Татар кызы - 2015»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев