Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татар Мөшегесендә Минзәлә һәм Мөслим районнары язучылары белән очрашу булды

Татар Мөшегесе авылы мәдәният йортында якташ язучыбыз Р.Гәрәйнең 90 еллык юбилее кысаларында мәдәният хезмәткәрләре, К.А.Смирнова исемендәге мәктәп, китапханә , "Тамчыкай" балалар бакчасы катнашында якташ язучылар белән очрашу кичәсе искиткеч мавыктыргыч булды.


Очрашуда Татарстанның халык язучысы,Тукай бүләге иясе, драматург, прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы Фоат Садриев; А.Алиш, С.Сөләймәнова исемендәге бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы, Мөслимнең мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗанов; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы, бик күп китаплар авторы Лилия Садриева,  Р.Гәрәй исемендәге бүләк иясе,лирик шагыйрә, бик күп җырлар сүзләре авторы Гүзәлия Исламова катнашты.
"Чара тирән эчтәлекле, язучылар белән әңгәмә музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Язучыларыбызга рәхмәт әйтеп, иҗади уңышлар теләп, күтәренке кәеф белән таралыштык", дип хәбәр итә Татар Мөшегесе авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X