Минзәлә
  • Рус Тат
  • Татарстан Республикасы Профсоюз оешмаларының информация елы кысаларында балалар иҗат йорты бинасында “Профсоюз – минем яклаучым” дигән девиз астында агитбригадалар конкурсы булып узды

    Конкурс ике өлештән торды: Сәхнәдә чыгыш ясау һәм агитацион листовкалар, плакатлар ясау. Чыгыш үз эченә: -Агитбригаданың визиткасы белән таныштыру; -төп өлештә чыгыш ясау, -агитация плакатлары белән таныштыруны алган иде. Бу конкурста шәһәребезнең 1, 2, 4, 6, 7, 8, 9, 10, 11 санлы балалар бакчалары бик актив катнашты. Аю, Коноваловка, Урыс,...

    Конкурс ике өлештән торды:

    Сәхнәдә чыгыш ясау һәм агитацион листовкалар, плакатлар ясау.

    Чыгыш үз эченә:

    -Агитбригаданың визиткасы белән таныштыру;

    -төп өлештә чыгыш ясау,

    -агитация плакатлары белән таныштыруны алган иде.

    Бу конкурста шәһәребезнең 1, 2, 4, 6, 7, 8, 9, 10, 11 санлы балалар бакчалары бик актив катнашты. Аю, Коноваловка, Урыс, Матвеевка, Тауасты Байлар, шәһәребезнең 2нче номерлы, Минзәлә интернат мәктәбе дә уңышлы гына чыгыш ясады. .

    Командаларның әзерлекләре бик яхшы дәрәҗәдә иде.

    Чыгышлар арасында күп командалар заманча, креатив фикер йөртеп, заманча техник чаралар кулландылар, чыгышларын видеотасмага төшереп, театральләштереп күрсәтүчеләр дә күп булды, һәрбер чыгыш диярлек, музыкаль яктан бизәлеш белән, дәртле җырлар, такмаклар, слогоннар чакыру-речевкалар белән үрелеп барды.Шуны да әйтергә кирәк: яшьләр арасында киң таралган флешмоб кулланып, шул ук вакытта сәяси, хокукый культураны яхшы итеп ачарга омтылулары сәхнәдән бик үзенчәлекле күренде.

    Агитбригада чыгышлары берсе-артыннан берсе үрелеп барды. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

    1 урынны -Николаевка мәктәбе

    2 урынны -9 нчы балалар бакчасы белән Минзәлә интернат мәктәбе,

    3 урынны -4нче"Гномик" балалар бакчасы һәм 11нче "Шатлык" балалар бакчасы алды. Башка командалар да төрле номенацияләрдә дипломант булдылар. Командаларны бүләкләү, нәтиҗә ясау, киләсе профсоюз оешмасының утырышында ясалачак. Конкурсны оештыручы Минзәлә териториаль мәгариф бүлеге профсоюзы җитәкчесе Иванова Флора Иксан кызына рәхмәтебезне белдерәбез.

    Шундый конкурслар коллективны берләштерә.

    Аларда катнашкач, яңалыкка омтыласың, нәтиҗә ясыйсын,башкалардан күреп өйрәнәсең, үзалдыңа тагын да яңа планнар корасың.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: