Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда минималь хезмәт хакы 14 мең сумнан да ким булмаска тиеш

Эш бирүчеләр 2020 елның 1 гыйнвареннан минималь хезмәт хакының күпме булырга тиешлеген истән чыгармаска тиешләр.

“Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында”гы федераль законның 1 маддәсенә үзгәреш кертү хакында” 2019 елның 27 декабрендәге 463нче санлы федераль закон нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан бюджет секторы оешмалары өчен хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 12130,00 сум күләмендә билгеләнгән.

2019 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасында ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында ТРда минималь хезмәт хакы турында өч яклы килешү төзелде. Әлеге Килешүдә каралганча, 2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 14 000 сум күләмендә билгеләнә.

Әгәр хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштерелмәсә, хезмәт өчен түләү «конвертта» бирелсә, хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан кимрәк түләү очраклары була икән, гражданнарга әлеге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итү өчен 3-13-81 «кайнар линия» телефоны эшли, дип хәбәр итә район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев