Минзәлә
  • Рус Тат
  • Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,7 миллиард сум акча бүленде

    Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,69 миллиард сум акча бүленә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. Бу акчалар 2017-2018 елларга каралган. Татарстанның 12 районында 5 универсаль спорт залы һәм өсте капланган 8 бассейн төзелә. Әлеге программа кысаларында, укыту-күнекмә дәресләре үткәрү, физкультура белән шөгыльләнү өчен, волейбол һәм мини-футбол мәйданчыклары...

    Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,69 миллиард сум акча бүленә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.

    Бу акчалар 2017-2018 елларга каралган.

    Татарстанның 12 районында 5 универсаль спорт залы һәм өсте капланган 8 бассейн төзелә.

    Әлеге программа кысаларында, укыту-күнекмә дәресләре үткәрү, физкультура белән шөгыльләнү өчен, волейбол һәм мини-футбол мәйданчыклары да булган спорт заллары сафка бастырыла. Өсте ябулы бассейннар су спорт төрләре буенча районкүләм ярышлар уздыру мөмкинлеге бирәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: