Минзәлә
  • Рус Тат
  • Тауасты Байлар авыл җирлегендә эш активлыгын, мәшгульлекне арттыру юлларын эзлиләр

    Тауасты Байлар авыл җирлегендә үткәрелгән халык җыенында катнашырга туры килде. Җирлек башлыгы Илшат Мәүҗиев 2017 елда җирлек эшчәнлеге буенча отчет тотты. Әлеге җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев җирлекнең эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяләде. Иң мөһиме - җирлектә бюджет кереме буенча план арттырып үтәлгән. Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы үзенең...

    Тауасты Байлар авыл җирлегендә үткәрелгән халык җыенында катнашырга туры килде. Җирлек башлыгы Илшат Мәүҗиев 2017 елда җирлек эшчәнлеге буенча отчет тотты. Әлеге җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев җирлекнең эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяләде.

    Иң мөһиме - җирлектә бюджет кереме буенча план арттырып үтәлгән. Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы үзенең чыгышында бюжетны тулыландыру өчен өстәмә мөмкинлекләр булуы турында билгеләп үтте, яңа фермер хуҗалыклары оештыру салым базасын күтәрү өстенә, авыл кешеләренә өстәмә эшче урыннар да булдырачак, дип ассызыклады. Тотрыклы эшләп килүче "Илнур", "Ибраһимов", "Гимадиев", "Шәһхетдинов", "Лотфуллин" кебек фермер хуҗалыкларын, "Харисова", "Гатина", "Водолей", "Нуруллин" кебек эшмәкәрләрне үрнәк итеп куйды.

    Җирлектәге халыкның эш белән мәшгульлеге болайрак: 174 кеше бюджет өлкәсендә, бераз кеше "Органик Групп" һәм фермер хуҗалыкларында хезмәт куя, җирлектән читтә 174 кеше эшли. Район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев та үзенең чыгышында әлеге мәсьәләне кузгатты. Җирлектә яшәүчеләрнең эш активлыгын күтәрү буенча бурычлар куйды, "потенциалыгыз бар", дип акцент ясады. Әлеге мәсьәләгә җыен барышында ук өлешчә җавап та табылды кебек. Чөнки җыенда чыгыш ясаган Язкәр Биҗанов "Илнур" фермер хуҗалыгында шушы җирлектән 20 кеше эшләвен әйтеп үтте. 1996 елда эшчәнлеген 55 гектар белән башлаган фермер хуҗалыгының хәзерге вакытта 1500 гектар җире бар, аны тагын арттыру уе белән яши. 25 млн сумлык инвестицияләр кертелгән. Терлекчелекне үстерү юнәлешендә эшли. Хәзерге вакытта 335 баш мөгезле эре терлеге бар, шуның 150се - савым сыерлар. Бер сыердан көнлек савымы -14 литр. Маллар санын тагын арттырмакчы. Игенчелек буенча киләчәккә планнары турында да сөйләде. Аннары узган ел җирлектә (ул подрядчы оешма да) аренда торагы дигән дәүләт программасы буенча 4 йорт салынуын, быел шундый 3 йорт төзеләчәген әйтеп узды. Бу да яшь белгечләрне, эшчәннәрне авылда тоту, эшле итүнең бер юнәлеше, диелде җыелышта.

    Җыенда "Органик Групп-Чулман" җәмгыяте генераль директоры Линар Ахунов "Органик Групп"та хезмәт хакы түләүдә хасил булган авырлыклар, язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде.

    -Моңа кадәр күмәк көч сорый эшләрне бергәләшеп башкарып килдек, авырлыкларны җиңеп чыгарбыз дип ышанам, диде ул авыл эшчәннәренә.

    Җыенда шулай ук участок упономоченные Рифат Исмагилов халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чыгыш ясады, Минзәлә һәм Актаныш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре буенча районара бүлеге инспекторы Алмаз Афлятунов үзенең чыгышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләде.

    Җыенда Дәвектә кибет булмау, су скважинасына, юлларны кардан чистартуга һәм авыл тормышына кагылышлы башка мәсьәләләр күтәрелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: