Минзәлә
  • Рус Тат
  • Тегермәнчедәге Яңа ел бәйрәме

    Минзәлә районында иң беренчеләрдән булып Тегермәнче авылында, әле 30 декабрь көнне үк, "Хуш киләсең, Яңа ел" бал-маскарады үткәрделәр. Бәйрәм уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды. Шулай ук лотерея уйнатылды. Иң кызык бүләк Илдар Хамматовлар гаиләсеннән ап-ак йорт куяны булды - ул еракка китмәде, Тегермәнчедә калды. Бәйрәм иганәчеләр Иркәнәш җирлеге башлыгы Илгизәр...

    Минзәлә районында иң беренчеләрдән булып Тегермәнче авылында, әле 30 декабрь көнне үк, "Хуш киләсең, Яңа ел" бал-маскарады үткәрделәр.

    Бәйрәм уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды.

    Шулай ук лотерея уйнатылды. Иң кызык бүләк Илдар Хамматовлар гаиләсеннән ап-ак йорт куяны булды - ул еракка китмәде, Тегермәнчедә калды.

    Бәйрәм иганәчеләр Иркәнәш җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов, "Калморза" хуҗалыгы җитәкчесе Илфак Гумеров, Тегермәнчедән Мансур һәм Фидалия Зариповлар, Илдар һәм Әлфинур Хамматовлар, Айнур һәм Әлфирә Хәертдиновлар, Равил Ярмиев, Марат Зарипов, Эльвир Гилязев, Айрат һәм Зөлфирә Мифтаховлар, Иске Иркәнәштән Раил Фәйдров ярдәме белән үткәрелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: