Минзәлә
  • Рус Тат
  • Техник күзәтү “Заиковский” хуҗалыгыннан башлана

    Март ахыры гадәттә юлларда күлләвекләр кибә башлап, көннәр җылытуы белән истә калган.

    (Минзәлә районы, Дилфас Галиев, "Мензеля-информ"). ТР үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе карары нигезендә районыбыз хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарының техник төзеклеген тикшерү 26 мартта “Заиковский” хуҗалыгыннан башлана. Техник күзәтү узганда тракторист-машинист таныклыгы, техниканың төзеклеге, руль, тормоз механизмнары, ут бирүче җиһазлар, сигналлар махсус приборлар ярдәмендә тикшереләчәк, шулай ук аптечка, ут сүндергече булу шарт. Авыл хуҗалыгы техникаларыннан файдаланганда иминлек таләпләре үтәлеше дә аерым игътибар биреләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: