Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Телевизордан аерылырга вакыт

Кем бу малайларны әле бер ел элек кенә югары категорияле укытучы-тренер Сергей Шиврин җитәкчелегендә бозда беренче адымнарын ясаган дияр?

Аларның күпләре тимераякка беренче тапкыр гына баскан булган, ә бүген инде алар Ижау, Яр Чаллы һәм Түбән Кама хоккей командалары белән өч иптәшләрчә очрашу уздырган. Әлегә җиңүләр юк, әмма барысы да алда әле!

Тренировкаларда тырышып эшләү, уеннарда бар көчләренә тырышу нәтиҗәсендә балаларыбыз бер ел эчендә сәламәтлекләрен ныгытып кына калмыйча, характерларын да ныгытып, олыгаеп киттеләр. Алар коллективта яшәргә, бер-берсен хөрмәт итәр-гә, шатланырга һәм борчылырга, тренер ясаган кимчелекләрне генә түгел, иптәшләре әйткән фикерләрне дә дөрес итеп кабул итәргә өйрәнделәр.

Форсаттан файдаланып, әле балалары нинди дә булса спорт төрен сайламаган ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә. Районда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган, теләгең генә булсын!

Ата-аналар, кичләрегезне телевизор экраннары каршында утырып уздырмагыз. Балагызны тренировкага алып килегез, соңыннан аннан рәхмәт сүзләре ишетерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X