Минзәлә
  • Рус Тат
  • Темир Кручев: Хәтерлисеңме аны, Минзәлә?

    Минзәләнең рус зиратында урнашкан әлеге язуы да бик күренми торган зур кабер ташына игътибар итүче аздыр. Ә бит әлеге шәхес – Темир Абдулла улы Кручев – районыбыз гына түгел, республика тарихында да зур эз калдырган кеше.

    Архив чыганакларына ышансак, кабер ташына  “аның күкрәге 10 орден белән бизәлгән” дип язылган Темир Абдулла улы 1906 елда хәзерге Актаныш районының Адай авылында туган. Ә Минзәлә белән бәйләнеше нәрсәдә дигәндә – ул 1920-23 елларда районыбызның беренче (ул вакытта кантком) комсомол секретаре. 1924-26 елларда ЦК ВЛКСМ аппаратында эшләгән. Шул ук вакытта кайбер чыганаклар Темир Кручевны (ул вакытта обком секретаре) 1923 елларда Казанда узган 3 нче Бөтендөнья Балалар атналыгында ТАССРның беренче пионер отрядына кызыл әләм тапшыручы дип атыйлар.

    Темир Кручев Бөек Ватан сугышында да катнаша. Безнең чыганаклар буенча ул “Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы”,”Кызыл Йолдыз” орденнарына лаек була. 1967 елда вафат була.

    Хәзерге көндә Минзәләдә илебезнең  ХХ гасырдагы иң кискен, иң борылышлы вакыйгаларының шаһите булган әлеге шәхесне хәтерлиләрме икән? Бәлки сездә аның хакта мәгълүматлар булса, безнең белән дә уртаклашыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: