Террорчылык куркынычына каршы бергәләп
Район хакимияте бинасында Минзәлә районы территориясендә террорчылык акты куркынычын кисәтү буенча террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырышта төрле ведомство җитәкчеләре катнашты.
Утырыш барышында комплекслы иминлекне тәэмин итү буенча чаралар мәсьәләсе каралды. Каралган мәсьәлә буенча чараларны үтәү срогы һәм җаваплы затлар күрсәтелгән карарлар кабул ителде.
Утырышны алып барган район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев хокук тәртибен тәэмин итүгә һәм кешеләр күп була торган урыннарның сакланышын көчәйтүгә аерым игътибар бирергә кирәк дип әйтте.
Террорчылык куркынычына каршы без бары тик бергә каршы тора алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев