Минзәлә
  • Рус Тат
  • Тәнкыйть утыннан ничек качарга?

    Җирлекләрдә авыл җыеннары уздыру дәвам итә. Аларның чираттагысы Югары Юшады авыл җирлегендә узды. Югары Юшады, Түбән Юшады, Каран Азик авылларын үз эченә алган Юшады авыл җирлеге башлыгы Мирзанур Кәбиров узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады. Җирлектә 292 кеше, халык саны елдан-ел кими, авыл картая бара, барлыгы 85 пенсионер, җирлектә ел дәвамында...

    Җирлекләрдә авыл җыеннары уздыру дәвам итә. Аларның чираттагысы Югары Юшады авыл җирлегендә узды.

    Югары Юшады, Түбән Юшады, Каран Азик авылларын үз эченә алган Юшады авыл җирлеге башлыгы Мирзанур Кәбиров узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады.

    Җирлектә 292 кеше, халык саны елдан-ел кими, авыл картая бара, барлыгы 85 пенсионер, җирлектә ел дәвамында нибары 2 бала туган.

    Авыл хуҗалыгы җирләрендә "Мензелинские зори" агрофирмасы 3715 гектарда эшли, КФХ "Назаров" - 205 га, КФХ "Васильев" - 100 га, Илфат Вахитов - 245 гектар җирдә эшли.

    Шәхси хуҗалыкларда 125 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, савым сыерлары нибары 45 баш. Дүрт кеше кредит алган (1 млн 025 мең сум тәшкил итә). Халыктан сөтне Мөнәвир Сафиуллин җыя, декабрь ае өчен бер литр сөткә 16 сум исәбеннән исәп-хисап ясаган. Мал асраучыларга субсидияләр бирелә, шуны истә тотып, авыл җирлеге башлыгы халыкны мөгезле эре терлек асрарга өндәде: "Гаилә фермалары булдырып, малны күбрәк асрасак, без дә тәнкыйтьтән чыгар идек", - диде ул үз чыгышында. Бюрократик киртәләр дә юк түгел. Халыкка документлар эшләүдә булышырга, тәфсилләп аңлатырга кирәк. Бу җыелышта бер ханым мал азыгы проблемасын күтәрде. Хәтта салам табу да зур мәшәкать икән, кадрәклеләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрләр. Дөрес, пай җирләре өчен исәп-хисаптан зарланучы булмады.

    Юллар чистарту проблемасы да кискен тора. Каран Азиктан килеп укучы балалар 2 чакрым юлны автобус белән йөриләр. Карлы-буранлы кыш үзенекен итә, көн саен техника кирәк була. "Чистый город" аша график буенча эшлиләр, әмма өзеклекләр дә булгалый икән.

    Ахырда пенсиягә, элекке елларда түләнми калган хезмәт хакына кагылышлы сораулар бирелде. Җаваплы хезмәткәрләр халык белән аралашты, ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: