Минзәлә
  • Рус Тат
  • Цифрлы телевидениегә күчү буенча Минзәләдә 50дән артык волонтер эшли

    Цифрлы телевидениегә күчүдә ярдәмгә “Веста” яшьләр үзәгенә, авылларда авыл җирлекләренә шалтыратып волонтерларны өйгә чакырырга мөмкин. Алар өйгә бушлай килеп, цифрлы форматта тапшырулар карау өчен телевизорны көйләүдә ярдәм итәләр.

    – Яр Чаллы телевизион үзәге җитәкчесе Андрей Кокурин Минзәлә волонтерлары белән очрашып кына калмады, цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләләре буенча волонтерларны укыту да оештырды. Безнең районда моңа кадәр 31 волонтер бар иде, өстәмә рәвештә тагын 21 волонтер укытылды, – ди волонтерлар эшчәнлегенә җаваплы “Веста” яшьләр үзәге белгече Альфинур Сизова.

    Исегезгә төшерәбез, цифрлы сигналны кабул итү өчен җиһазлар сатып алу һәм урнаштыру мәсьәләләре буенча сорауларыгыз булса, 8-800-222-8-716 номеры буенча кайнар линиягә, шәһәрдә 3-12-43 телефоны буенча “Веста” яшьләр үзәгенә, авылларда авыл җирлекләренә шалтыратырга мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: