Минзәлә
  • Рус Тат
  • Тупач авылы китапханәсендә язучылар белән очрашу узды

    Язның беренче бәйрәме – 8 Март алдыннан узган күңелләрне җылытырлык күркәм очрашу юкка гына “Сагынуга дәва бармы?” дип аталмагандыр. Сагынылган, зарыктырган кадерле кунаклар.

    Тупач авылындагы мәдәни үзәк чын мәгънәсендә гөрләп тора, мәдәни, музыкаль чаралар бер-бер артлы уза. Билгеле, үзәккә матди ярдәмне “БлагоДарение” яшь буынга ярдәм итү һәм социаль инициативалар хәйрия фонды күрсәтеп тора, авыл халкы алар белән чын мәгънәсендә горурлана, рәхмәт сүзләрен белдерә. Әле менә бәйрәм алдыннан гына үзәктә уздырылган барлык чараларның фотолары урнаштырылган, зәвык белән эшләнгән зур стенд әзерләп китергәннәр.

    Ел саен районыбызга (аның соңгылары Тупач авылында уза) танылган әдипләр – Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, драматург, язучы, Мәхмүт Кашкарый исемендәге халыкара премия лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, яшь шагыйрә, "Бэлла" премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина киләләр.

    Тупач авылы үзешчәннәре Айгөл Әхмәтгалиеваның “Сагынган чакларымда” драмасыннан өзекләр сәхнәләштергәннәр. Авыр сугыш елларының бар михнәтен үз җилкәләрендә күтәргән хатын-кызларыбызга багышланган бу әсәр бар халыкны тетрәндерде. Алар чын артистларча, шулкадәр җиренә җиткереп уйнадылар, тамашачы елап карады.

    Әдипләребезнең һәркайсы үзләрен борчыган проблемалар хакында фикер алыштылар, иҗатлары белән якыннан таныштырдылар, тел һәм милләт язмышы хакындагы уйлары белән бүлештеләр. Авыл китапханәсенә китапларын бүләк итеп бирделәр.

    Рухиятебезнең флагманы булган “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева үзенең яңа басылган “Ак читек”, “Туташ” романнары, Чаллыда бсылучы Ислам нуры” газетасы белән таныштырды.

    Факил Сафин авыллардагы бүгенге вазгыять, телебезнең юкка чыга баруы турында тәфсилләп сөйләде. Чыгыш ахырында үзенең “Ничекләр мәхәббәт булмасын?” шигырен укып, тамашачыда бәйрәм рухы уятты.

    Оптимистик рухын җуймаган шагыйрә Әлфия Ситдыйкова тел һәм милләт язмышына, татарның киләчәгенә кагылышлы фикерләрен җиткерде:

    -Халык гаме, милләт гаме яши күңелләрдә. Заманалар үзгәреп тора, әмма мин ышанам, телебезгә, китап укуга булган караш та вакытлар узу белән үзгәрер, шәт, диде ул. Шагыйрә кендек әбисенә багышлаган нәсерен, “Авылыма кайтам” шигырен укыды.

    Яшь шагыйрә Лилия Гыйбадуллина үзешчәннәр сәхнәләштергән өзекләр турында болай диде:

    -Артистлардан ким уйнамадыгыз. Мәгънәле, уйландыра торган әйберләр тормышыбыздан китеп бара. Үз телен, гореф-гадәтләрен, меңъеллык әдәбиятын, җыр-моңнарын саклап яшәгән милләт кенә тарих төпкелендә югалып калмаячак, ә боларны белмәгән кеше мескен хәлендә, дип, үз фикерен белдерде.

    Әдәби кичәне Тупач үзәге хезмәткәре Дания Хисмәтуллина алып барды. Ул һәрбер әдип турында кыскача бәяләмә бирде, оста төзелгән сценарий тамашачы күңелен хуш килде, авылдашлары аның янына килеп, рәхмәт әйттеләр.

    Ахырда Нурия ханым Салихова, район үзәкләштерелгән китапханә директоры Резеда Ягафарова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева чыгыш ясадылар, форсаттан файдаланып, барлык гүзәл затларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Район үзәкләштерелгән китапханә директоры Резеда Ягафарова районның барлык китапханәчеләре исеменнән кунакларга Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләмнәре һәм чәк-чәк тапшырды. Очрашу ахырында истәлек фотога төштеләр.

    Китапханә мөдире Лилия Миңнеханованың оештыру осталыгына һәркем соклана. Никадәр кунакны кайнар чәй, тәм-томнар белән сыйладылар. Бай эчтәлекле, тирән мәгънәгә ия әдәби очрашудан һәркем канәгать калды. Кунакчыл, тырыш Тупач халкы әдипләрне кабаттан кунакка чакырып калдылар.

    Әлфинә ВОРОБЬЕВА

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: