Тупачта Авыл көне: Гүзәл Уразова яңа җыр тәкъдим итте, балалар бушлай аттракционнарда уйнадылар
Татар эстрадасының популяр йолдызлары килүе һәм көн кояшлы булу бәрабәренә бәйрәмне карарга килүчеләр аеруча күпсанлы иде.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Авыл көне Тупач мәдәният йорты каршындагы “Нур” ансамбле чыгыш белән башланып китте.
Алар чыгышыннан соң сәхнәгә Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, авылның терәге, аның үсешенә аеруча зур өлеш кертүче “БлагоДарение” фонды президенты Фәрит Салихов һәм Коноваловка җирлеге башлыгы Сәрия Билалова менделәр.
- Бүген сездә Авыл көне үткәрелә, киләсе атнада Сабантуйлар бәйрәм итәчәкбез. Ничек кенә аталмасын, бу язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясау һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү бәйрәме,- дип искәртте үзенең котлау сүзендә Айдар Салахов.
- Бәйрәмдә төрле уеннар оештырылган. Беркем дә бүләксез калмачяак. Хәтта көрәштә егылыпкалган балага да бүләк булачак. Алай гына түгел,уенда катнашкан һәр балага бушлай туңдырма биреләчәк. Бәйрәм үткәрү мәйданында балалар өчен куелган аттракционнарның “БлагоДарение” фонды хисабына һәрберсе бушлай, - дип бәйрәмне мул бүләкләүдән башлады Фәрит Салихов.
Сәрия Билалова авыл халкын бәйрәм белән котлады һәм Тупачның йөзен яхшыга үзгәртү буенча масштаблы эшләр башында торган Фәрит һәм Нурия, аларның уллары Ирек Салиховларга рәхмәтен белдерде.
Сәламләү сүзләреннән соң сәхнәгә Коноваловка җирлегендә эшчәнлек алып баручы “Камский бекон” хезмәтчәннәре Сергей Пучков, Александр Жернаков,Михаил Загуменнов, Рафис Имамов чакырылды.
Бүләкләр авыл халкы исеменнән дә тапшырылды. Мәсәлән, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Ядран-Ойл"АҖ директорлар советы рәисе Ирек Салиховка шушы көнне тантаналы рәвештә ачылган төзекләндерелгән Наип Хөҗҗәтов исемендәге “Нурлы” чишмәсеннән су тутырылган савыт, аның әнисе Нурия ханым Салиховага һәм “БлагоДарение” фонды директоры Рузилә Шәймәрдановага чәкчәкләр тапшырылды.
Рәсми өлеш төгәлләнгәч, сәхнәгә татар эстрадасының яраткан популяр җырчылары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов менделәр.
Алар башкаруында җырлар бәйрәмне бизәп тордылар. Хәер, сюрпризларсыз да булмады: сабантуйда Гүзәл Уразова башкаруында Нурия Салихова сүзләренә язылган яңа җыр – “Тупачым, минем Тупачым” яңгырады.
Артистлар яраткан тамашачылары белән төрле шаян конкурслар да үткәрделәр, үзләренең танылган хитларын башкардылар. Ә мәйдан түрендә көрәш, капчык киеп йөгерү, күз бәйләп бүләк кисү һ.б. төрле уеннар барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев