Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Тургай" приютында "Балачак бәйрәме"

    Балаларның йөзләрендә елмаю балкыды.

    Бүген Иске Матвеевка авылындагы “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында  1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бик матур, күңелле  “Балачак бәйрәме" оештырылды. Балаларны бәйрәм белән тәбрикләргә район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова, Минзәлә районы буенча суд приставы җитәкчесе Гулнара Хуҗагалиева, приютның дуслары- Яр Чаллы шәһәре тамоҗнясы хезмәткәрләре һәм башкалар килгән иде.  Биредә тәрбияләнүче балалар бәйрәм көнне әкият иленә сәяхәт кылдылар, сихри дөньяга чумдылар. Әкият персонаҗлары:Вовка, Василиса, Карлсон, Баба-Яга һәм башкалар балалар белән биеделәр, җырладылар, күңел ачтылар. Биредә тәрбияләнүче балалар янына бәйрәм дә катнашып бүләкләр дә алып килергә онытмаганнар. Район Советы депутаты Эдуард Кузнецов - суыткыч,  Яр Чаллы таможнясы начальнигы урынбасары Константин Шустов-өч велосипед, Гөлнар Хаҗагалиева- тәм-томнар, Рус Каран авылындагы ипи пешерү цехы хезмәтчәннәре пироглар һәм башкалар шулай ук төрле уенчыклар, тәм-томнар алып килгәннәр. Артур Микаелян балаларны шашлык пешереп сыйлады. Балалар  өчен бу бәйрәм искиткеч! булды,-ди приют директоры Наталья  Красильникова.

    Күбрәк фото - "ФОТОГАЛЕРЕЯДА"
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: