Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тырмаларга, тырмаларга...

Дүшәмбе көнне район башлыгы Рәсим Садыков, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Юрий Исламов, хуҗалык җитәкчеләре белән самолеттан район басуларын карады.

Җиргә төшкәч, алда тор­ган бурычлар турында сүз барды. Ә алар катлаулы һәм оператив хәл итүне таләп итә. Беренче чи­ратта көз көне сөрелгән басуларны ике-өч көндә тырмалап бетерергә. Көз көне чәчкән басуларның 40 проценты юкка чыккан дияргә була. Исән калга­ны да бик зәгыйфь уты­ра. Язгы кыр эшләренә өстәп тагын берничә мең гектарда чәчү үткәрергә кирәк була. Ә бурыч бик югары - игеннәрнең тула­ем җыемы былтыргыдан ким булырга тиеш түгел.

Уҗымнарның зыян кү- рүендә агротехник тех­нология сакланмау да бер сәбәп булып торуы әйтелде. Шуңа быел пар җирләрен калдыру, әй­бәтләп эшкәртү бурычы куелды.

Очрашуда шулай ук сөт савуны киметмәү, азык запасына бик сакчыл ка­рау турында күрсәтмә би­релде.

Юрий Исламов 2012 елның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү­челәр алдына куелган бу­рычлар бишъеллыгының соңгы елы икәнен җитәк­челәрнең исенә төшерде. Татарстанның авыл хуҗа­лыгы министрлыгы куйган башка бурычлар турында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев