Минзәлә
  • Рус Тат
  • Төзүчеләрнең “чирләргә” вакытлары юк

    Дөньяда афәт котырганда, өлкән яшьтәгеләргә (чөнки вирус беренче чиратта чирләр тупланмасына әйләнгән әби-бабаларга ябыша икән) өйдән, фатирдан чыкмаска дигән катгый рекомендацияләр бирелгәндә төзүчеләребез хөкүмәт программаларын үтәүне дәвам итәләр.

    (Илдус Шаһиев “Минзәлә-информ”) Программаларга кергән объектларда- дүртенче санлы балалар бакчасы, “Веста” яшьләр  үзәге, күп катлы йортларда капиталь ремонт үткәрүче оешмалар хезмәтләрен туктатканнары юк.

    Хәттә программага керми калган герчеләр  шөгыльләнгән залда  башланган ремонт эшләре дә тукталмады. Әлеге объектны финанслау район бюджетыннан булырга мөмкин. Объектлардагы эшләр барышын район башлыгы  Айдар Салахов даими контрольдә тота.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: