Минзәлә
  • Рус Тат
  • Төзекләндерү эшләре күбрәк, колачлырак барсын, дигән минзәләләлеләр үзара салым турында

    Хезмәт һәм тыл ветераны Валентина Харитонова фикере.

    –Соңгы елларда безнең Минзәләбез матурланганнан матурлана. Шәһәрлеләр өчен уңайлыклар тудырыла: парклар реконструкцияләнә, балалар өчен уен мәйданчыклары, җәяүлеләр өчен тротуарлар төзелә. Әлеге эшләрнең федераль һәм республика бюджеты средстволарына, җирле бюджет һәм үзара салым акчасына башкарылуы белән без хәбәрдар. Менә икенче ел шәһәребездә дә үзара салым буенча җирле референдум үткәрелде. Халыктан җыелган 1 сум акчага республика бюджетыннан 4 сум өстәлеп кайта, бу мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк дип, мин белгән байтак күршеләрем дә үзара салым түләде. Мин үзем дә 500 сум түләдем. Узган ел үзара салым средстволарына шәһәребездә байтак эшләр башкарылды. Шуларның берсенә генә тукталып үтәсем килә: ике бистә арасындагы тротуарга. Шушы көннәрдә генә юлым әлеге троотуар аша үтте. Көн кичкә таба иде. Нефтьчеләр бистәсеннән Изыскательләргә чыга торган әлеге сукмак кардан чистартылган. Электр баганалары утыртылган булгач, тротуарда яп-якты. Көн буена күпме кеше уза торгандыр аның аша. Моннан йөрүче һәркем тротуарны төзекләндерүчеләргә рәхмәтен белдерә. Үзара салым средстволарына башкарылды бит бу, дип куанабыз.

    Быел үзара салым акчасына шәһәрдәге берничә урамда тротуарлар да салыначак.

    Шәһәребездә күп әле тротуарсыз урамнар да. Мин үзем Дружбы Народов урамында яшим. Безнең Садак бистәсендәге урамнарда да тротуарлар салыныр дип өметләнәм. Төзекләндерү эшләре күбрәк, колачлырак барсын дисәк, үзара салым җыюга да актив кушылырга кирәк, дип саныйм.

     

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: