Минзәлә
  • Рус Тат
  • Урыс авыл җирлеге: башкарылган эшләр күп, алда торганнары да аз түгел

    Минзәлә муниципаль район җитәкчелеге авыл җирлекләрендәге су башнялары һәм скважиналары җирләрен рәсмиләштерүне, лицензияләр алуны күптәннән таләп итә. Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлинның 2017 елда җирлектә башкарылган эшләр буенча отчетында да шушы мәсьәлә кузгатылды. Биредә халыкны эчә торган су белән 3 скважина һәм башнялар тәэмин итә. Җирләре рәсмиләштерелгән, киләчәктә лицензия...

    Минзәлә муниципаль район җитәкчелеге авыл җирлекләрендәге су башнялары һәм скважиналары җирләрен рәсмиләштерүне, лицензияләр алуны күптәннән таләп итә.

    Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлинның 2017 елда җирлектә башкарылган эшләр буенча отчетында да шушы мәсьәлә кузгатылды. Биредә халыкны эчә торган су белән 3 скважина һәм башнялар тәэмин итә. Җирләре рәсмиләштерелгән, киләчәктә лицензия алу бурычы тора, диелде. Ә лицензия алу зур чыгымнар сорый. 2018 ел өчен җыеласы үзара салым акчасының бер өлеше шушы максатларга тотылачагы әйтелде.

    Тулбайдагы су скважинасының насосы һәм тузган суүткәргеч торбалары яңага - полиэтиленга алыштырылган. Урыс авылындагы скважина территориясендә павильон урнаштыру өчен урын әзерләнә. Гөлектәге суүткәргеч трассасы да тузган, узган ел 5 мәртәбә үз көчләре белән ремонт үткәргәннәр. Су трассасын үз көчләре белән яңарту мөмкин түгел. Республика программасы нигезендә яңарту өчен проект эшләнә башлады, диде бу уңайдан авыл җирлеге башлыгы.

    Эчә торган суның чисталыгын Роспотребнадзор да тикшереп киткән. Уен эш түгел шул, суның чисталыгы тиешле таләпләргә туры килми.

    -2017 елда эчә торган суларга лаборатор анализ алынды. Тулбай авылы суында болганчыклык күрсәткече 1,13 тапкыр артык, Урыс авыл суында катылык күрсәткече 1,07 тапкырга артык күрсәтә. Роспотребнадзор таләпләренә туры китерерлек итеп чистарту җайланмалары кую безнең көчтән килми, шуның өчен эчү өчен тотыла торган суны фильтр аша үткәреп кулланырга тәкьдим итәбез, диде бу хакта Фазыл Мәүлин.

    Шуңа күрә бу уңайдан көчләреннән килердәй эшләрне үзара салым акчасының бер өлешенә башкарырга уйлыйлар. Әйтик, әлеге средстволарга су скважиналарына лицензия алу, скважиналар территориясендә павильоннар урнаштыру, төзекләндерү кебек эшләр планлаштырыла.

    Җыелышта җирлек территориясендәге авылларда чисталык мәсьәләсе дә кузгатылды. Чисталыкка ирешү максатыннан "Чиста шәһәр" белән килешү төзелгән. Авыл тирәлегендәге чүплекләргә адмҗаваплылык көчәйтеләчәге искәртелде.

    Хезмәткә яраклы кешеләрне эш урыннары белән тәэмин итүдә, авыл тормышындагы проблемаларны хәл итүдә "Органик Групп-Чулман" ҖЧҖнең зур таяныч булуы әйтелде. "Вахитов" бүлекчәсе җитәкчесе Ринас Хаматдинов хезмәт нәтиҗәләре белән таныштырса, "Органик Групп-Чулман" җәмгыяте генераль директоры Линар Ахунов үзенең чыгышында "Органик Групп"та хезмәт хакы түләү буенча киеренкелек булуы турында сөйләде. Хуҗалык эчшәннәренә продукция җитештерүне арттыру бурычлары куелды.

    Җыенда халык бик актив булды, авыл тормышына кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды, бик күп сораулар бирелде. Күбесенә җыен барышында ук җаваплар алынды.

    Авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлин соңгы 5 елда гына да җирлектә авылларны төзекләндерүгә дәүләт программалары нигезендә 40 млн сумга якын инвестицияләр кертелүе турында әйтте.

    -Дәүләт тарафыннан ярдәм бар, авылларны төзекләндерүдә үзебез дә катнашыйк, үз өлешебезне кертик, - дип, үзара салым турында әйтеп узды. Быел аны 300 мең сум җыярга тиеш булсалар, 80 мең сум җыясылары калган.

    Җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев "җирлектә башкарылган эшләр күп, моңа сөенергә кирәк, алда торганнары да аз түгел" дип, җирлек алдында торган бурычларны санап үтте. Алар арасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларның, фермер хуҗалыкларының үсешенә булышлык итүне арттыру мәсьәләсе дә куелды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: