Минзәлә
  • Рус Тат
  • Вакытның кадерен белеп эшлиләр

    “Салихов” КФХсы механизаторлары кышка терлек азыгы хәзерләүне быел да узган еллардагы кебек оешкан төстә алып баралар .

    Яшел масса уруда КСК-100 комбайны белән Сергей Колясев хезмәт куя. Ул башта люцерна, берьеллык үләнне теземнәргә салды, аннары җилләтелгән массаны  50 процентка чаклы киптереп  Т-150К тракторын иярләгән Михаил Бокарев һәм МТЗ-80 тракторын иярләүче Евгений Аксеновка төяп җибәреп торды.  Кайткан массаны базда ДТ-75 тракторы белән Петр Козлов    таратып, эттереп, таптап торды.  КФХда 500 тоннага якын терлек азыгы хәзерләнгән. Гомумән,КФХ уңганнары технологияне төгәл үтәп, вакытның кадерен белеп  эшләргә омтыла.   Кышын мөгезле эре терлекләр рационының 80 процентын яхшы сыйфатлы сенаж алып торырга тиешлелеген бик яхшы аңлыйлар алар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: