Минзәлә
  • Рус Тат
  • Ветераннар күтәренке рухта чыгыш ясадылар

    2018 нче елның гыйнварь-март айларында ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның 5нче республика “Балкыш” –“Сияние-2018” фестивале үтте. 1нче һәм 2нче турларны уңышлы үткән ветераннарыбыз 3 нче турда Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда уңышлы гына чыгыш ясадылар. Аларга Татарстан Республикасы ветераннар советының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

    Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм концертында әлеге фестивальдә катнашкан ветераннар чыгыш ясадылар.Минзәлә район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Неля Бикеева бәйрәм концертына килгән ветераннарыбызны, тыл хезмәтчәннәрен, тамашачыларны район башлыгы Айдар Салахов исеменнән тормышның ачысын-төчесен татыган, кайгы-шатлыкларны горур кичергән, өлкәннәребезне якынлашып килгән Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән тәбрикләде, аяз күк йөзе, бәхетләр теләде һәм концертка килгән  ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә чәчәкләр бүләк итте.
    Концертта ике фольклор ансамбле, ветераннар хоры, 20 аерым номерлар күрсәтелде. Концертта җырлаган һәр чыгышны тамашачылар алкышларга күмделәр. Бу концер бик эчтәлекле,яхшы номерлар сайлап алынган, ветераннарыбызны уңышлары елдан-ел арта гына бара.   

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: