Минзәлә
  • Рус Тат
  • Волонтерлар минзәләлеләргә цифрлы телевиденигә күчәргә булышалар

    14 октябрь –тулы масштаблы цифрлы телевидениегә күчү көне. Райондагы волонтерлар да актив эшли: мөрәҗәгать итүчеләргә булышалар, тагын бер кат өйдән өйгә кереп цифрлы телевидениегә күчүгә бәйле сораулар булу-булмавын (бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрдән) сораштыралар, цифрлы сигналны кабул итү өчен нинди җиһазлар сатып алу, приставкаларны ничек урнаштыру турында мәгълүматлар язылган буклетлар таратып йөриләр.

    Альфинур Сизова, “Веста” күпфункцияле яшьләр үзәге хезмәткәре:

    –Якын араларда гына да безнең районда яшәүчеләрдән кайнар линиягә (шулай ук безнең “Веста” яшьләр үзәгенә һәм авыл җирлекләренә) волонтерлардан ярдәм сорап 9 мөрәҗәгать керде. Алар нигездә приставкалар урнаштыруда һәм тоташтыруда ярдәм сораучылар, алар арасында бер үк адрес буенча берничә тапкыр мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.

    Тагын бер кат искәртәбез, әгәр сез аналоглы телевидение карасагыз, цифрлы телевидениегә күчү буенча сораулар килеп туса, кайнар линиягә шалтыратыгыз, волонтерларны ярдәмгә чакырырга авырыксынмагыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: