Минзәлә
  • Рус Тат
  • Яңа Мәлкән авыл җирлегендә референдумда яшьләр дә, өлкәннәр дә актив катнаша

    Яңа Мәлкән сайлау участогы да, башка участоклар кебек, иртәнге 7дә эшли башлады.

    Әнисә Әхмәдуллина: 

    –Без, өлкән кешеләр, мондый мөһим чарадан ничек читтә калыйк. Үзебезнең активлыгыбыз белән яшьләргә үрнәк күрсәтергә тиешбез. Шуңа бар эшемне читкә куеп, сайлау участогына килдем. "Әйе" дигән урынга тамга куйдым. Җирлектәге өч авылда да төзекләндерү эшләренә үзебезнең өлешебез керсен. 

    Айрат һәм Альбина Шакировлар: 

    –Бүгенге референдумда без гаиләбез белән катнаштык. Анда киләсе ел өчен 500 сум күләмендә үзара салым кертүгә һәм җыелган акчаларны җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итүгә тотуга ризамы дигән сорауга “әйе” дигән билге куйдык. 
    Җирлектә яшәүчеләрнең күпчелеге тавыш биргән очракта, безнең Яңа Мәлкән авыл җирлегендә киләсе елда да үзара салым акчасына төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Әйтик, Яңа Мәлкән авылында чишмәләр төзекләндереләчәк. Яңа Мәлкән һәм Дусай-Кичү авылларында мәгълүмати стендлар урнаштыру, җирлектә яшәүчеләргә массакүләм ял итү шартлары тудыру һәм халыкның массакүләм ял итү урыннарын төзекләндерү, шул исәптән, гомуми кулланылыштагы су объектлары һәм яр буе полосаларына гражданнарга ирекле керү мөмкинлеге тудыру кебек мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдереләчәк. Шулай ук скважиналар өчен төпке насослар урнаштыру эшләре планлаштырыла. Эчә торган су мәсьәләсе дә, ял итү өчен шартлар булуы да шушы җирлектә яшәүчеләр өчен булдырыла бит.Без керткән акчаның дүрткә артып кайтуы нәтиҗәсендә җирлектә байтак эшләрне башкарырга мөмкин һәм бу форсаттан файдаланып калырга кирәктер дип уйлыйм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: