Минзәлә
  • Рус Тат
  • Яхшылык эшләп калырга өлгер!

    Мөмкинлекләре булган кешеләргә бүләкне төрлечә әзерләргә була.

    “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Минзәлә-информ” филиалы коллективы һәр подписка чорында район инвалидлар җәмгыяте биргән исемлек буенча 10-15 кешегә район газетасына подписка ясый. Шуның өстенә әлеге җәмгыятькә, пенсионерлар һәм күзләре начар күрүчеләр оешмасына татар, рус телләрендә подписка ясый. “Благодарение” фонды да (Салиховлар) Тупачтагы биш өлкән кешене район газетасына подпискасыз калдырмый. Ә сез туганнарыгызны, өлкән кешеләрне “Минзәлә”-“Мензеля”га яздырдыгызмы әле? Яздырган кешеләр ярты, юк, бер елга бүләк ясадылар дигән сүз. Хәзер, ташламалы язылу чорында, бәяләр дә бераз кимеде.
    Тулырак мәгълүматларны 3-26-46 телефон номеры аша алырга мөмкин.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: