Минзәлә
  • Рус Тат
  • Ял көнендә өйдә ятмыйк, Тауасты Байларга театрга барыйк

    Ике пәрдәлек комедия  Тауасты Байлар авыл мәдәният йортында 31 мартта көндезге 11 сәгатьтә була.

    Тауасты Байлар  “Нур” халык театры Данил Салихов пьесасы буенча эшләнгән “Никуләй дәдәйнең бөер ташы” исемле спектаклен күрсәтә. Анда “Тантана” премиясе лауреаты, шулай ук Әлфия Авзалова исемендәге җырчылар конкурсы һәм Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, грант иясе,егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән девиз астында яшәүче һәм эшләүче Ленар Минимуллин,инде күп тамашачылар яратып өлгергән, уңган-булган, мебельләр ясаучы егет Илдус Кәримов, күп кырлы талант иясе, укытучы, тәрбияче Гүзәл Шәйхетдинова, әле беренче тапкыр гына шушы театрга аяк баскан яшь кызлар – икесе дә укытучы-тәрбияче, һәр эшкә дә өлгер һәм җитез Валерия һәм Эльвира Сафиналар катнаша. Спектакльне сәхнәгә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева куйган. Ял көнендә өйдә ятмыйк, кесәбезгә 100 сум салыйк та, рәхәтләнеп спектакль карап кайтык.

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: