Минзәлә
  • Рус Тат
  • Ярминкә минзәләлеләрне каз итенә баетты

    Бүген иртә таңнан ук шәһәребезнең Октябрь мәйданында ярминкә гөрләде. Алдагы ярминкәләр кебек үк бүгенгесе дә иткә бик мул иде. Сыер, дуңгыз итләрен халык ботлап-ботлап алды,ә каз, үрдәк түшкәләрен исә чират торып алырга ашыкмадылар, карап, сайланып йөрделәр, чөнки сайлап алырга мөмкинлек искиткеч зур иде. Зур каз түшкәсе кирәкме, кечкенәсеме, катырылганымы, әллә...

    Бүген иртә таңнан ук шәһәребезнең Октябрь мәйданында ярминкә гөрләде. Алдагы ярминкәләр кебек үк бүгенгесе дә иткә бик мул иде. Сыер, дуңгыз итләрен халык ботлап-ботлап алды,ә каз, үрдәк түшкәләрен исә чират торып алырга ашыкмадылар, карап, сайланып йөрделәр, чөнки сайлап алырга мөмкинлек искиткеч зур иде.

    Зур каз түшкәсе кирәкме, кечкенәсеме, катырылганымы, әллә кичә генә суелып әле катып җитмәгәнеме, тозланганы, ысланганы һәм башкасы. Эчләрен-башларын - 130, 150 сумга, каз, үрдәкнең бер килосын - 350-400 сумга, ысланган бер каз түшкәсен 2 меңгә, ысланган үрдәкне 1200-1300 сумга, сыер итен 260-280 сумга саттылар. Ит белән Минзәлә райны хуҗалыклары, авыл җирлекләре сәүдә итте. Мөслим районныннан килгән шәхси эшмәкәрләрнең ысланган, какланган казларын да яратып алды халык.

    Минзәлә балык участогы тәкъдим иткән балыкларны халык һәрвакыт чират торып ала, бу юлы да шулай булды. Идел елгасыннан тотылган балыклар да бар иде ярминкәдә.

    Кукмаралылар алып килгән күз явын алырдай, карлы-яңгырлы кышка яраклаштырылган универсаль, бизәкле киез итекләр, башмаклар, йомашк аяк киемнәре - һәркемдә соклану уятты. Бәяләре дә кыйммәт түгел, кечкенәләрнеке 600 сумнан башланса, зурларныкы 800 сумнан башлап 3000 сумгача иде.

    Дәүләтов КФХсының эре сортлы кызыл бәрәңгеләрен халык кулына алып, әйләндереп-әйләндереп карады, шул рәвешле авырлыгын чамаларга тырышты күрәсең. Бәрәңгенең бер килосын - 10-14 сумнан, суганны 16-18 сумнан, кызыл чөгендерне 10 сумнан саттылар. Бер КамАЗ автомашинасы белән китерелгән әлеге яшелчәләр бик тиз арада минзәләлеләрнең машина багажникларын тулыландырды.

    Чаллы икмәк продуктлары комбинаты тәкъдим иткән югары сортлы оннарны, макароннарны, яңа гына мичтән сыккан печеньеларны да халык чират торып алды. 50 килограммлы бер капчык югары сортлы он - 850 сум иде. Минзәлә урман хуҗалыгы сатуга алып чыккан эшкәртелгән кабан дуңгызлары түшкәсен исе китеп күзәтте халык - менә ниди зур була икән ул урман дуңгызлары! Актанышлылар алып килгән тере великан куяннар да яңа хуҗаларын көтеп читлекләренә сыешмый утыралар. Зур куяннарны 2000гә, ә балаларын 1000гә сатуга куйганнар.

    Появились подробности убийства известного в Набережных Челнах 52-летнего врача-травматолога-ортопеда Андрея Железнова. По подозрению в совершении преступления задержан 85-летний мужчина. В отношении него возбуждено уголовное дело по статье 105 УК РФ - «Убийство».

    Утром, как обычно, Андрей Железнов приехал на работу, припарковал машину и поднялся на крыльцо лечебного учреждения. В этот момент сзади в доктора из самодельного однозарядного гладкоствольного огнестрельного оружия в виде трости выстрелил поджидавший его пожилой мужчина. Пуля, которую он тоже изготовил сам, попала в сердце врача. Хлопок услышал уборщик территории. Он подбежал к лестнице, а затем вызвал «скорую» и полицию. Врача доставили в БСМП, где он скончался от ранения в сердце.

    Мужчина с орудием убийства скрываться не стал, а спокойно вошел в холл поликлиники и сел на стул.

    Он задержан и уже дал признательные показания. Оказалось, что стрелявший - приезжий, проживает в селе Тукаевского района. К доктору Андрею Железнову у него давнишняя неприязнь. По его словам, лет пять назад этот пенсионер повредил пальцы на руке, обратился к Железнову, но тот ему помощи не оказал и направил в БСМП, там, в свою очередь, порекомендовали сходить на прием в Тукаевскую центральную больницу. Все эти годы сельчанин вынашивал обиду и думал, как отомстить.

    На вопрос следователя: «Как вам удалось изготовить самодельное оружие?» - пенсионер ответил, что он всю жизнь проработал слесарем.

    Мужчине будет назначена судебно-психиатрическая экспертиза.

    chelny-izvest.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: