Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшел үлән сөтне арттыра

"Калморза" хуҗалыгында маллар җәйге лагерьга чыгарылган, көтүлекләрдә йөртелә. Әлеге хуҗалык буенча һәр сы­ердан көнлек савым 12,4 кило­граммга җиткән. - Сыерлар җәйләүгә чыккач, сыер башына сөт ике кило­граммга артты. Уртача майлы­лыгы да 3,8 процент тәшкил итә, - ди "Калморза" хуҗалыгы җитәкчесе Илфак Гумеров. - Җәйләүгә чыгар алдын­нан күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды....

"Калморза" хуҗалыгында маллар җәйге лагерьга чыгарылган, көтүлекләрдә йөртелә.

Әлеге хуҗалык буенча һәр сы­ердан көнлек савым 12,4 кило­граммга җиткән.

- Сыерлар җәйләүгә чыккач, сыер башына сөт ике кило­граммга артты. Уртача майлы­лыгы да 3,8 процент тәшкил итә, - ди "Калморза" хуҗалыгы җитәкчесе Илфак Гумеров.

- Җәйләүгә чыгар алдын­нан күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды. Электр линияләре апрель азагына ук әзерлек сызыгына куелды. Моннан тыш, сыер саву ко­рылмалары, вакуум насосла­ры җентекләп тикшерелде, - диләр терлекчеләр.

Барысы да эшне нәтиҗәле оештыруга бәйле. Бригадир Галина Кулькова тәртип ярата. Эшкә җаваплы караш, тырыш хезмәт нәтиҗәсендә көндәлек савым 2907 килограммга җиткән. Үткән ел ул 500 ки­лограммга кимрәк булган. Ә савым сыерларының саны үзгәрмәгән, шул ук 210 калган.

- Югары күрсәткечләргә ирешүдә сыер савучылар Людмила Шәмсиева, Мари­на Федотова, Галина Кулько­ва, Әлфия Билалова, Гөлүсә Хөсәеноваларның өлеше зур, - ди хуҗалык җитәкчесе. Ел башыннан Людмила - 641, Ма­рина - 613, Галина 309 цент­нер сөт савып алган. Тер­лекче көтүчеләр Сергей Де­ментьев, Виталий Федотов, Әнвәр Шәмсиев, Александр Мамаевларның эшчәнлеген телгә алып үтәсе килә.

«Челны холод»ка китәсе сөтне тәҗрибәле лаборантка, учетчи­ца Әлфия Билалова тикшереп тора.

Көтүлекләрдә йөреп кайткач, һәр савым сыерына биш кило­грамм исәбеннән катнаш азык бирү дә үз ролен уйный, билге­ле. Шулай ук сыер башына биш кг силоска бер кг концентрат азык, тоз, акбур кушып моно­корм ясала, аны ДеЛаВаль белән болгатып Нурлыбаян Гайнетдинов ашата.

"Калморза" хуҗалыгында 12 терлекченең барысы да мул сөт чорыннан нәтиҗәле файда­ланып калырга тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев