Минзәлә
  • Рус Тат
  • Язгы боз тормыш өчен куркыныч

    Шушы көннәрдә социаль челтәрләрнең берсендә шундый видеоролик пәйда булды: Минзәлә елгасы. Елганың бер ягында көймә белән йөриләр, каршы ягында боз өстеннән җиңел машина элдерә. Рульдәге кеше үзенең гомере турында уйламый микәнни?!

    Зур сулыкларда һәр көнне 3-4 кешене суга батудан коткаралар. Язгы ташу чоры бик хәвефле, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне таләп итүен кайберәүләр колагына да элми, күрәсең. Бигрәк тә балалар моны аңлап бетермәскә, шаярып, боздан бозга сикереп уйнарга, кайберләре хәтта бу чорда балык тотарга да мөмкин. Мондый ваемсызлык кайчагында фаҗигале тәмамлана.

    Язгы ташу вакытында бәлага тарыганда үзеңне ничек тотарга? Район башкарма комитетының административ комиссиясе баш белгече Миләүшә Кириченко мондый киңәшләр бирә:

    –Иң мөһиме – паникага бирелмәскә, тиз һәм тәвәккәл эш итәргә: суга чуммаска; ярдәмгә чакырырга; өстеңдәге авыр киемнәрдән арынырга; кискен хәрәкәтләр ясамыйча, боз өстенә чыгарга тырышырга, чыккач, боз өстеннән шуышып барырга; аркада яки күкрәктә ятып, үз эзең буенча 3-4 метр шуышырга; чыгып җиткәч, якындагы торак янына йөгерергә.

    Әгәр сез сулыкта бәхетсезлек очрагына шаһит булсагыз:

    * югалып калмагыз, өегезгә йөгермәгез, ә кычкырып ярдәм чакырыгыз;

    *зыян күрүчегә шуышып якынлашыгыз, мөмкинлек булса, такта, фанера кисәген яки чаңгы куеп шуышыгыз;

    * зыян күрүчегә 3-4 метрдан да якын килмәгез;

    * аңа судан чыгар өчен таяк, колга яисә бау бирегез;

    * җылы бинага илтегез, мөмкин булганча беренче ярдәм күрсәтегез.

    Шуны исегездә тотыгыз, ягы боз алдаучан була. Бигрәк тә яр буйлары тиз эри, ә өстен кар каплаган язгы боз тиз арада көпшәк массага әверелүчән. Үзегезнең тормышыгызны куркыныч астына куймагыз. Боз эрегән вакытта сулыкларда, елга һәм күлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәгез, игътибарлы һәм сак булыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: