Минзәлә
  • Рус Тат
  • Ык арты авыллары мәдәният коллективлары Өлкәннәр декадасы кысаларында концертлар күрсәттеләр

    Алар "Тормышның бизәге бит сез" дигән концерт программасы белән Әтрәкле, Яңа Айман, Минзәлә, Мөшеге һәм Иркәнәштә картлар көненә багышланган бәйрәм чараларында чыгыш ясадылар.

    Ык арты зонасы коллективлары диюебез белән без Әтрәкле, Рус һәм Татар Мөшегесе, Чупай, Иркәнәш, Тегермәнче, Яңа Айман авыллары мәдәният хезмәткәрләрен, һәвәскәр артистларын күз алдында тотабыз. Әлеге концертларның төп яңалыгы - һәрберсе үз авылында чыгыш ясаган "Мөшеге чишмәләре" (Мөшеге авылы), "Сердәш" (Әтрәкле), "Наз" (Иркәнәш) коллективлары белән беррәттән шушы авылларның мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган "Ык дулкыннары" ансамбленең уңышлы чыгыш ясавы. Яңа ансамбльнең планнары зурдан - ниятләрендә алга таба үз районыбыз эчендә генә түгел, башка районнарга да гастрольләргә чыгу. Шулай ук концертлар "сольный" номерларга да бай булдылар. "Сүнмәс дәрт" дип аталучы баянчылар ансамбле чыгышы да тамашачы күңеленә хуш килде. Ык буе арты авыллары мәдәният хезмәткәрләре тагын бер кат үзләренең югары талантка ия булуларын расладылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: