Минзәлә
  • Рус Тат
  • Юдиннар якташларына төрле яклап таяныч

    Воровский исемендәге авыл җирлеге башлыгы Сергей Юдин чыгыш ясаганда җыенда катнашкан халык Егор Юдинга карата рәхмәтен көчле алкышлар белән белдерде. Узган ел Воровский исемендәге авыл җирлегендә иң әһәмиятле вакыйга яңа балалар бакчасы белән башлангыч мәктәпне ачу булды, дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Сергей Юдин үзенең чыгышында. Бистәдә яшәүчеләр исеменнән...

    Воровский исемендәге авыл җирлеге башлыгы Сергей Юдин чыгыш ясаганда җыенда катнашкан халык Егор Юдинга карата рәхмәтен көчле алкышлар белән белдерде.

    Узган ел Воровский исемендәге авыл җирлегендә иң әһәмиятле вакыйга яңа балалар бакчасы белән башлангыч мәктәпне ачу булды, дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Сергей Юдин үзенең чыгышында. Бистәдә яшәүчеләр исеменнән изгелеге өчен Егор Юдинга чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде. Моннна тыш изге кое да Егор Алексеевичның ярдәме белән яңартылган. Әлеге корылма бистәгә ямь биреп тора, халык өчен өстәмә су чыганагы да ул, диелде бу хакта җыенда.

    Тагын бер куанычлы хәл - быел республика программасы кысаларында Воровский исемендәге совхозда күпфункцияле үзәк төзеләчәк. Узган ел нигезе дә салынган. Әлеге объектны төзергә Егор Юдин җитәкчелегендәге "Мензелинсксервис" оешмасы алынган.

    Узган ел җирлектәге Үзәк, Зеленая, Садовая урамнарына, балалар бакчасына керү юлына вак таш -ком катнашмасы салынган, моның өчен республика бюджетыннан 5,8 млн сум акча юнәлтелгән. Киләчәктә дә юлларны төзекләндерү программаларында катнашу зарурлыгы әйтелде.

    Республика программасы кысаларында 635 мең сумлык урам юлларын яктырту буенча эшләр башкарылган. Быел әлеге юнәлештә эшләрне үзара салым акчасына башкару планлаштырыла.

    Җыенда җирлектә яшәүчеләрне борчыган мәсьәлә - ТКО җыю мәсьәләсе күтәрелде. График буенча килмиләр, килгәндә дә бөтен урамга да кермиләр, дип залдан да әлеге оешма эшчәнлегенә карата тәнкыйть сүзләре яңгырады. "Чиста шәһәр" җитәкчелегенә графикның үтәлешен тәэмин итү бурычы куелды.

    Бюджет хезмәткәрләренең урамнарга юкә, миләш агачлары утыртулары әйтеп үтелде. Чиркәү территориясендә зәңгәр чыршылар, тау битенә 700 төп чыршы утыртылган. Зиратларда өмәләр оештырыла, әмма анда бер үк кешеләр катнаша дип, башкаларны да актив булырга чакырды авыл җирлеге башлыгы.

    Милек, җир, транспорт салымнарын түләмәгән кешеләр белән эш алып барыла, дип билгеләп үтелде. Сәбәбе бар, чөнки бюджетның керемнәр буенча 2017 елгы планы үтәлеп җитмәгән җирлектә.

    Авыл җирлеге башлыгының шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең баш санын киметүгә юл куймаска диюе юкка түгел. Чөнки мөгезле эре терлекләр 70 баш асрала , савым сыерлар тагын да азрак -22. Биредә мал асраучылар савым сыерларына һәм кәҗәләргә 80 мең сум субсидия алган.

    Кайбер башка җирлекләр белән чагыштырганда Воровский исемендәге авыл җирлеге КФХлар күп булу белән аерылып тора. Юдин, Мостаев, Бареев, Шәйхетдинов кебек фермер хуҗалыклары, шулай ук "Органик Групп Минзаля" агрофирмасы да эшчәнлек алып бара җирлектә. Алар тарафыннан 4 мең гектардан артык җир эшкәртелә.

    2007 елда оешкан, хәзерге вакытта 1 мең гектардан күбрәк җир биләмәләре булган "Юдин" крестян-фермер хуҗалыгының эшчәнлеге турында Альберт Шәйхразиев сөйләде.

    Җирләрнең бер өлеше "Органик Групп"ка арендага бирелсә дә, бер өлешендә, 560 гектарда, бөртекле культуралар игәләр. Моннан тыш 140 га күпьеллык үлән мәйданнары бар. Фермер хуҗалыгы сарыкчылык белән дә шөгыльләнә. Баш саны 500гә якын. Шунысы куанычлы, узган елгы нәтиҗәләр турында сөйләгәндә елны табыш белән төгәлләдек, диде ул. Әлеге фермер хуҗалыгы җирлектәге унлап кешене эш белән тәэмин итеп тора, язгы-көзге чорда аларның саны икеләтә арта, диде ул һәм залда утыручы шушы фермер хуҗалыгы эшчәннәрен тырышлыклары өчен мактады.

    Безнең өстәмә

    Воровский исемендәге һәм Яңа Мәлкән авыл җирлекләрендә полициянең участок уполномоченные Ришат Шайахметов чыгыш ясады.

    Ул авыл халкын бөтен яклап уяу булырга чакырды. Җинаятьчелекне булдырмау, юлларда иминлекне саклау, террорчылыктан, мошенниклыктан саклык чаралары турында сөйләде.

    -Быел Воровский исемендәге бистәдә тетрәндергеч вакыйга булды: янгында ике улы белән гаилә башлыгы һәлак булды, -диде җыенда катнашкан район башлыгы Айдар Салахов. Янгын куркынычсызлыгы, шулай ук боз өстендә үзеңне тоту кагыйдәләренә кагылышлы профилактика чараларын авыл халкы, бигрәк тә яңа күченеп кайткан гаиләләр арасында даими үткәреп торырга кирәк дип авыл җирлеге башлыкларына һәм тиешле службаларга бурычлар куйды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: