Минзәлә
  • Рус Тат
  • Юрий Гарнышев Рәхмәт хаты һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде

    Юрий Арсентей улы Гарнышев бүген 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

    Шушы уңайдан ул  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазенә, шулай ук район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.   Ул бу бүләкләргә Кадрәк авылында буа буып, ял итү үзәге ясап, шунда Чаллы шәһәрендә куллану өчен гамәлдән чыгарылган, яраксыз хәлгә килгән 8 метр биеклектәге чыршы каркасын алып кайтып, аны төзекләндереп үзенең “Ял паркы” үзәгенә урнаштырып куйганы һәм авылда зур эшләр башкарганы  өчен лаек булды. Аңа бу бүләкләрне район башлыгы Айдар Салахов тапшырды.

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: