Минзәлә
  • Рус Тат
  • Юртаулылар мул продукциягә өметләнәләр

    Быел район агрофирмаларына барлыгы 240 баш каплатылган нәселле тана кайткан иде, шуларның 69 ы бозауларга өлгерде инде. Бозаулаган таналардан көнгә 1250 килограм сөт савып алына, бу бер башка исәпләгәндә 18 кило дигән сүз. Наратлы Кичү фермасында 19, Югары Тәкермән фермасында 15, Юртау фермасында 20 килограмм сөт савып алына. Бу фермадагы...

    Быел район агрофирмаларына барлыгы 240 баш каплатылган нәселле тана кайткан иде, шуларның 69 ы бозауларга өлгерде инде.

    Бозаулаган таналардан көнгә 1250 килограм сөт савып алына, бу бер башка исәпләгәндә 18 кило дигән сүз. Наратлы Кичү фермасында 19, Югары Тәкермән фермасында 15, Юртау фермасында 20 килограмм сөт савып алына.

    Бу фермадагы таналарны Любовь Солоделова һәм Альберт Болоухин карыйлар, асларын чистарталар, җиленнәренә массаж ясыйлар, савалар. Бозаулаган таналарны торакта 10 көн бәйләп тоталар һәм кардага чыгаралар. Бозаулаган таналар әбәдкә чаклы кардада торганнан соң җәйләүгә чыгалар, бозауламаганнары иртәнге якта җәйләүдә йөриләр. Җәйләүдә таналарны Николай Пермяков, Виктор Титов (рәсемдә) көтәләр. Җәйләүдә көтү көтәр өчен бөтен мөмкинлекләр бар, малларга суны эчерер өчен 10 кубометрлы махсус савыт китереп куйганнар. Бер атна элек җәйләүдә андый су тутырылган бочка булмаган, район ветеринария берләшмәсе һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре килеп карап чаң суккач кына бочка һәм улак булган.

    Малларга азык күпме кирәк шул чаклы бирелә, гомумән алганда, һәр баш танага 1,5 кило катнаш азык, бер кило сөт өчен 300 грамм катнаш азык бирелә. Әлеге фермада таналарга һәр башка 300 грамм глюкалайн препараты да ашатыла. Бу препарат профилактик, китозга каршы энергетик азык кушылмасы. Ул күп сөт бирә торган сыерларга бирелә. Әлеге препаратны биргәч сөт савып алу 14 килодан 20 килога җиткән. Таналарга айга ике мәртәбә контроль савым үткәрелә. Без булган арада бер тана "бүләк" ясаган, ягъни бозаулаган иде. Соңгылары сентябрь башында бозаулаячак. Бозауларның һәрберсе ныклы контрольдә, исәбе алып барыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: