Минзәлә
  • Рус Тат
  • Юшадыга агач утыртырга барабызмы?

    Әлеге чара Волонтер елында аеруча актуаль, чөнки безнең һәркайсыбыз инициатива белдерә һәм үз агачын утырта ала.

    5 майда –Урман утырту көне. Әлеге акция кысаларында “Минзәлә урман хуҗалыгы” ГБУ һәм “Минзәлә урманчылыгы” ГКУ барлык  хезмәт коллективларын, мәктәп укучыларын, шулай ук аерым гражданнарны, волонтерларны урман агачлары утыртырга чакыра. 
    Урманчылар шушы көнгә эш участогы әзерләп куйганнар инде: Юшады янындагы яр буйлары (10 гектар) агач утыртырга сөреп куелган. Биредә 3 рәт нарат, 1 рәт каен агачлары утыртылачак. Минзәлә урманнарын утыртырга теләүчеләргә 5 май көнне иртәнге 8.30 сәгатьтә Минзәлә урманчылыгы янына җыелырга кирәк. Үзегез белән штыклы көрәк тә алырга онытмагыз. 
    Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы.Агач үсентеләре бала кебек кайгыртуга мохтаҗ. Аны изге теләк белән, ихлас күңелдән утыртсак – һичшиксез, үсеп китәчәк! 
    Безнең өстәмә
    5 майда ТР Министрлар Кабинетының күрсәтмәсе нигезендә традициягә әверелгән "Урман утырту көне" табигать саклау республика акциясен уздыру игълан ителде. Әлеге чараның максаты – республикадагы урман ресурсларын үрчетү өстенә, гражданнарда урманнарга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдән, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау, экологик торышны яхшырту проблемаларына җәлеп итүдән дә гыйбарәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: