Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Заиковский" хуҗалыгы киләсе елда көнлек тулай савымны 12 тоннага җиткермәкче

Район семинар-киңәшмәсендә катнашучылар "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгының терлекчелек фермаларын камилләшкән технологияләр белән үзгәртеп кору һәм хезмәтне яңача оештыру тәҗрибәсе белән таныштылар. Башта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов район хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча анализ ясады. Бүгенге көндә район хуҗалыклары узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7,5 тонна сөтне...

Район семинар-киңәшмәсендә катнашучылар "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгының терлекчелек фермаларын камилләшкән технологияләр белән үзгәртеп кору һәм хезмәтне яңача оештыру тәҗрибәсе белән таныштылар.

Башта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов район хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча анализ ясады. Бүгенге көндә район хуҗалыклары узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7,5 тонна сөтне артык җитештерәләр. "Сөт иле-Чулман" филиалы 5, "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгы 3 тоннага артык сөт сава.Шулай булса да район буенча бер савым сыерына исәпләгәндә 8,6 литр сөт савыла, бу республиканың уртача күрсәткеченнән 3,4 литрга ким. Узган ел һәр хуҗалыкта семинарлар булып узды, шул семинарларда күрсәткән яңалыкларны иң күбесе бер хуҗалыкта да тулаем ертелмәде. Бер сыердан 6,5-7 литр сөт савып әллә ни алга барып булмый. Бер сыердан көнгә 12 литр сөт саусак булган бурычларны, электр энергиясенә, хезмәт хакын да түләргә җитәр иде.Узган семинарларда токымчылыкны яхшырту, старт үсеше, бозауларны 10 көн саен үлчәү,таналар имчәгенә массаҗ ясау,терлекләрне тоту һәм башкалар турында сөйләштеләр. Безнең хуҗалык фермаларында терлекләрдән көнгә 500 грамм үсеш алына, бу үсеш белән ерак китеп булмый. 500 грамм үсеш белән үстергән таналар 26,5 айда гына каплату авырлыгына җитәләр. Ә маллар 18 айда каплатылырга тиеш бит югыйсә. Күрше район хуҗалыкларында 16 түгел 14 айдан соң каплату өчен тырышалар26 айда каплаткан танадан күпме ашатсаң да сөт булмый. Әле аның өстенә күпме азык тотыла, күпме чыгым китә,дип азсызыклап үтте Юрий Исламов.

"Зайковский" хуҗалыгына килгәндә монда 1800 башка якын терлек бар, шуларның 560 башы савым сыерлары. Фермада 300 баш тана каплатылган һәм алар төп көтүгә керергә әзер. Бу ел саен шулай.Монда хәтта таналарны да ясалма орлыкландыра башлаганнар. Фермада европа методы белән харковь методын бергә кушып каплаталар. Монда каплаткан сыерлардан 28-35 килолы бозаулар туган һәм алар көнгә 800-900 грамм үсеш бирәләр. Кайберләреннән 1200 грамм үсеш алганнар. Менә бит ул ясалма орлыкландыруның файдасы. Шушы технологияләрне киң куллану исәбенә алдагы елда терлекчелек продукциясе җитештерүне 20 процентка арттыру, ягъни савым сыерлары санын 1000 башка җиткерү, яңа терлекчелек биналары төзеп аларны тулысынча тутыру программасы планлы рәвештә тормышка ашырыла башлаган. Биредә алдагы елда көнлек тулай савымны 12 тоннага җиткермәкчеләр. Әмма терлекләрне ишәйтүгә, пролдуктлылыкны күтәрүгә токымчылык эшчәнлеген яхшыртканда гына ирешеп була. Чөнки, белүебезчә, токымсыз малны ничек кенә тәрбияләсәң дә, хәтта фермаларны еллар дәвамында фәкать сыйфатлы азык базасы белән тәэмин итсәң дә, нәтиҗәсе башың күккә тидерерлек итеп шатландырмый, продукт бирүчәнлеге бер чамадан артмый. Бу хуҗалык яхшы сөт биргән сыерлардан туган бозауларның аерым бер исәбен алып бара. Биредә бер малда читтән кайтарылмаган, үзләрендә сайлап алып үстерелгән таналарны төп көтүгә кертәләр.

Семинарда катнашучылар бозауларны яңача ашату технологиясе белән таныштылар, раздой төремендәге сыерлар торагында булдылар, яңа капиталь ремонтланган торакны биредә фәкать савылучы сыерларгына 100 баш тотыла. Буаз сыерлар өчен иңе10, буе 30 һәм 5 метр биеклектәге абзарны, таналар өчен төзелгән утарларны карадылар. Монда абзарларның фасад өлеше төсле профнастил белән капланган, вентиляция куелган, бу эшләрнең берсен дә читтән килеп эшләмәгәннәр. Глүс Гыйльмуллин җитәкчелегендәге төзелеш бригадасы әгъзалары һәм механизаторлар буш чагында өмә оештырып эшләгәннәр. Әтрәкле товарлыклы сөтчелек фермасында республика күләмендә семинар уздырсаң да йөз кызарырлык түгел.

Сан. Хуҗалыкта һәр сыер савучыга 35-37 баш сыер беркетелгән. Биредә үз төркемендәге сыерлардан мул продукция җитештерүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 18-19 мең сум. Ә фермага өмәгә чыккан механизаторлар, шоферларның көнлек хезмәт хакы 600-700 сумнан ким түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X