Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Заиковский"да сабан культураларын чәчү төгәлләнүгә бара, ә "Калморзада" җитен чәчкәннәр

    Район хуҗалыкларында чәчү 41700 (планга карата 81 процент)гектарда башкарылган.

    Район буенча арпа-11900(85 процент), борчак-800(100 процент),солы-700(100процент),сабан бодае 5700(30 процент) гектарда  җир куенына иңдерелде.  Барысы 23800 гектар  сабан культуралары чәчелде, бу планга карата 43 процент башкарылган дигән сүз. Иртә сабан культуралары чәчүне көннән-көн арттырырга кирәк. Язның бер көне ел туйдыра дигән мәкальне дә онытмаска кирәк. Сидераль пар өчен 1900 гектар җир чәчелде, шуның 1 мең гектары горчица. “Заиковский” хуҗалыгы шушы көннәрдә иртә сабан культуралары чәчүне төгәлләячәк. “Калморза” хуҗалыгы 200 гектар җитен чәчте, бу хуҗалык тиешле мәйданда  арпа, борчак чәчү тәмамланды.  “Әнәк” агрофирмасы 500 гектар шикәр чөгендере чәчте, бу планлаштырылганың 42 проценты дигән сүз. “Дәүләтов” КФХсы барлык җирләрендә дым каплатуны төгәлләп, 35 гектар суган чәчте, 30 гектардан артык бәрәңге утыртты.              

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: