Минзәлә
  • Рус Тат
  • Үзара салым авылларны саклауда зур роль уйный

    Иркәнәш җирлегендә үзара салым җыю буенча референдум ике сайлау участогында - Иске Иркәнәш авыл клубында һәм Кызыл Төбәк авылы башлангыч мәктәбендә үтә. Барлыгы 419 сайлаучы җирлектә төзекләндерү эшләре нинди масштабта дәвам итәчәген хәл итәчәк.

    Ә узган елларда үзара салым эшләнгән эшләр җитәрлек: су колонкаларын тәртипкә китерү, хуҗасыз ихаталарны койма белән уратып алу, Яту, Тегермәнче, Иске Иркәнәштә мәктәпкә барганда балалар өчен унайлы булсын, дип автобус тукталышлары ясау - моның ачык мисалы. 
    Шулай ук үзара салым акчасына авыл урамнарында яктырткычлар, ә зират яннарында чүп контейнерлары урнаштырыла.
    Үзара салымның авылларны саклап калуда мөһим роль уйнаганын аңлап, авыл халкы референдумда актив катнаша.
    Әйе, эшләнәсе эшләр, хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек.
    Инде быел референдум уңышлы узып, җирлектәге Яту авылында хуҗасыз ихаталар төзекләндерелсә, Кызыл Төбәктә мәчеткә газ кертелсә, җирлектә урам яктырткычларын урнаштыру һәм су белән тәэмин итү чыганакларын, аларның саклау зоналарын тәртипкә китерү эшләре уңышлы башкарылса (ә республика тарафыннан җыелган акча 4 мәртәбә арттырып кайтарылганда шулай булачагына шик юк), авыл халкына калган мәсьәләләрне дә акрынлап хәл итәргә мөмкинлек туачак, дигән өметтә иркәнәшлеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: