Минзәлә
  • Рус Тат
  • Үзара салым: җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләр хәл ителә

    Аю авыл җирлегендә быел үзара салым средстволарына халыкның тормыш-көнкүреше өчен бик тә мөһим – су белән тәэмин итү мәсьәләсенә кагылышлысы да хәл ителде.

    Үзара салым күләме бер кешегә 500 сум итеп билгеләнгән иде. Халыктан үзара салым 115 мең сум җыелды. Республика бюджетыннан 460 мең сум бирелде. Шулай итеп республика трансферын да кушкач,  үзара салым акчасы 575 мең сум тәшкил итте.

    Нәтиҗәдә Аю һәм Дружба авылларында су скважиналарына лицензия алынды, су белән тәэмин итү чыганакларын санитар саклау зоналары булдырылды. Моннан тыш җирлек территориясен төзекләндерүне оештыру буенча Аю, Дружба, Дыреевка, Маткауш, Степановка авылларында урам яктырткычлары һәм СИП үткәргечләре урнаштырылды. Үзара салымның бер өлеше шулай ук Дыреевка, Дружба авылларында ритуаль хезмәтләрне оештыру һәм зиратларны карап тоту кебек чараларга юнәлтелде.

    18 ноябрьдә үтәчәк референдумга Аю авылындагы чишмәне, Дружба авылында балалар мәйданчыгын төзекләндерү мәсьәләләре кертелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: