Минзәлә
  • Рус Тат
  • Үзебезнең дә, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә сәламәтлегенә куркыныч тудырмыйк

    Эпидемиягә каршы куркынычсызлык чараларын тайпылышсыз үтәү буенча катгый таләпләр саклана.

    (Минзәлә, 22 май, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина)

    Коронавирус пандемиясе чорында район үзәк хастаханәсенең эше ничек оештырылган: авырулар амбулатор кабул ителәме, госпитализацияләү үткәреләме?

    Наил Мөбәрәкшин, район үзәк хастаханәсенең баш табибы:

    –Татарстан Республикасының баш дәүләт санитар табибының 2020 елның 18 маендагы 3 нче санлы карары нигезендә, 2020 елның 1 апреленнән башлап аерым боерык булганчыга кадәр РФ Хөкүмәтенең 715нче санлы карары белән расланган әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авырулары булган пациентлардан тыш, планлы госпитализация тыела. Авырулары булган һәм ашыгыч ярдәм таләп итүче хәлдәге пациентларны госпитализацияләү туктатылмады.

    Ярдәм күрсәтүне кичектереп тору сәламәтлекләре начараюга китерергә мөмкин булган кайбер авыруларны исәпләмәгәндә, планлы амбулатор-поликлиника ярдәме күрсәтү шулай ук туктатылды. Мондый халәттәге авыруларга яман шеш, травмалар, йөклелек һ.б.лар керә, исемлек шактый озын булырга мөмкин. Югарыда әйтеп үткән карар нигезендә, әлеге критерийларны медицина хезмәткәре билгеләргә тиеш. Белем бирү оешмаларына барасы балалар башлангыч медицина тикшерүләрен узарга мөмкин. Хәрби хезмәткә китүчеләр шулай ук кирәк булган барлык тикшерүләрне дә узалар.

    Шуңа игътибарны юнәлтәсе килә, эпидемиягә каршы куркынычсызлык чараларын тайпылышсыз үтәү буенча катгый таләпләр саклана. Әлбәтттә бу пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәрләре өчен дә билгеле бер уңайсызлыклар тудыра. Күпчелек очракта пациентлар әлеге таләпләрне саклый. Бу киләчәктә район территориясендә эпидемия таралуын тоткарлап тору мөмкин булыр дигән ышаныч тудыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: