Минзәлә
  • Рус Тат
  • Үзәк китапханә үз укучыларына уңайлыклар тудыра

    Минзәлә үзәкләштерелгән китапханәсе коллективы үз укучылары өчен уңайлыклар тудыру юлларын даими кулланып тора.

    Менә берничә ел инде, төре сәбәпләр белән район газетасын өйләрендә укый алмаучылар "МИНЗӘЛӘ-МЕНЗЕЛЯ"ны китапханәләрдә укый алалар. Татарстанда чыга торган журналлар да китапханәләрдә бар. Журналлар калын-бер сәгатьтә укып бетерәм димә. Бу очракта да Минзәләдә проблеманы хәл итү юлын таптылар.Матбугат,
    китап яратучылар журналларны сатып алып, өйләрендә җәелеп ятып укый алачак. Берәм, берәм сатып алгач бәясе дә кыйбат түгел,
    "ТАТМЕДИА"ның Минзәләдәге филиалы Татарстан журналларын шәһәрдә Театр каршындагы Канцтовары, сатып алучылар арасында бик популяр булган Старт кибетләрендә, Гимназиядә, билгеле инде Кырык Тартма кибетендә сатыла. Мәлкәндәге һәм Хуҗәмәт-Кадрәк юлындагы Наратлы Кичү авылы янындагы Альберт Буранов кибетләрендә район газетасы белән бергә сатыла башлады.
    Татарстан журналларын сатуда үз өлешләрен кертергә теләүчеләрне хезмәттәшлеккә чакырабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: